Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
23 2026 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында: Мәдәният һәм аның үсеше, шулай ук мәдәниятләр диалогы күп милләтле Татарстан өчен һәрвакыт мөһим

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды.

Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында узды.

«Мәдәни код – күп дәрәҗәле үзаң синтезы» темасына төп нотык белән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.


Рөстәм Миңнеханов: Бездән бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә

Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Катнашучылар 2026 елның 1 кварталында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар һәм ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге катлаулы шартларда предприятиеләр эше һәм җитештерүләрне үстерү өчен барлык шартларны да тудыру мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар 2026 елның 1 кварталында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар һәм ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.