Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
21 2026 ел., сишәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин: Россия - АСЕАН Өлкән вазыйфаи затлары киңәшмәсендә катнашучыларны һәм кунакларны кабул итү Татарстан өчен зур мәртәбә

Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.


Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин: Татарстанда кереме югары булган кешеләр саны арта – 39 кешенең миллиардлаган керемнәре бар

Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.


Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды. Проект Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.


Рөстәм Миңнеханов Нәвои өлкәсе Хокиме Нормат Турсунов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нәвои өлкәсе Хокиме Нормат Турсунов белән очрашу уздырды.

Яклар сәнәгатьне үстерү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар, анда Татарстан - проектны гамәлгә ашыруда консультанты.


Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нәвоида «Нәвои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нәвоига килде һәм «Нәвои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Ул гомуми мәйданы 564 га булган территориядә Үзбәкстанның иң сәнәгый шәһәрләренең берсе янәшәсендә урнашкан.