Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов (видеоконференцэлемтә режимында) Казанда «Комплекслы иминлек – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков уздырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта катнашты.
Утырыш Биектау районының Чыршы авылында узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм башкалар Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге күргәзмәсен карадылар, анда авыл хуҗалыгы кооперациясе предприятиеләре үз продукцияләрен күрсәттеләр.
Бүген Биектау районының Дөбъяз авылында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КООП ОКОЛО бренды астында ачылган яңа кибеттә булды.
Дөбъяздагы кибет - илдә меңенче һәм Татарстанда йөзенче авыл кибете, аның мисалында кооператив традицияләрнең технологик һәм кирәкле булуы күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.