Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.
Татарстанда бөртекле һәм техник культураларны җыю 1 млн 218 мең га мәйданда тәмамланган. Бу гомуми планнан 61% тәшкил итә. Тагын 784 мең гектарда җыеп аласы бар әле. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 2026 елда Татарстанда 13 муниципалитетта 560 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быелгы барлык эшләр төгәлләнгән. Төзелеш сезоны нәтиҗәләрен ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова тәкъдим итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда 2 млн 856 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Бу гомуми еллык төзелеш планының 90%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
20 сентябрьдә Россиядә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Россиядә IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар дәвам итә. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә тавыш бирү барышын даими контрольдә тотарга кушты.