Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
21 апрельдә киләсе елга төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлана. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны онлайн-тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.
Киләсе атнада, 21 апрельдә, илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге республика муниципаль җәмәгатьчелеге - идарәчеләр, хезмәткәрләр һәм җәмәгатьчелекнең зур, бердәм командасы.
Язгы кыр эшләренең барышы, терлек азыгы җыю техникасын ремонтлау һәм яшелчә культуралары орлыкларын халыкка җиткерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Торак төзелеше, социаль-мәдәни өлкә һәм инфраструктура объектлары программаларының гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.