Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
17 2026 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов: KazanForum хәзерге заман шартларында ышанычлылык һәм кунакчыллык үрнәге булырга тиеш

KazanForum хәзерге заман шартларында ышанычлылык һәм кунакчыллык үрнәге булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында белдерде. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Утырыш эшендә Россия Президенты киңәшчесе, оештыру комитеты рәисе урынбасары - җаваплы сәркатибе Антон Кобяков катнашты.


Татарстан Рәисе чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит дәүләтләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 10 дәүләте: Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд, Филиппин илчелекләре вәкилләре катнашты.