Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе очучы-космонавтлары белән очрашты.
Очрашу Юрий Гагарин очышының 65 еллыгына багышланган беренче Россия Космос атналыгы кысаларында узды. Татарстанда «Гагарин декадасы» уза - ул космик тематика буенча күп кенә мәгариф һәм мәдәни чараларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган.
Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» холдингы идарәсе рәисе Эрол Табанҗа (Төркия) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә «Динамо-Ак Барс» хатын - кызлар волейбол клубы коллективын - 2026 елда волейбол буенча Россия чемпионын хөрмәтләделәр. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мөһим илкүләм максат – технологик лидерлыкны тәэмин итү – ул 2024 елда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган иде. Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре бу максатка ирешүгә актив кушылдылар.