БелешмәләрДокументларРоссия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары,

Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә эш итеп;

1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстан Республикасы референдумы нигезендә төзелгән “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында” 1994 елның 15 февралендәге Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсен куллану тәҗрибәсен исәпкә алып, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә;

Татарстан Республикасының тарихи, мәдәни, икътисадый, экологик һәм башка үзенчәлекләреннән чыгып, түбәндәгеләр турында килештеләр:

1 статья

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм әлеге Шартнамә белән гамәлгә ашырыла.

2 статья

1. Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы (дәүләт) – Россия Федерациясе субъекты, Россия Федерациясе карамагындагы эшләрдән һәм Россия Федерациясе белән Россия Федерациясе субъектларының уртак карамагындагы эшләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына ия.

2. Татарстан Республикасы территориясендәге җирдән, җир асты байлыкларыннан, су, урман һәм башка табигать байлыкларыннан файдалануның һәм аларны саклауның Татарстан Республикасының күпмилләтле халкының тормыш һәм эшчәнлек нигезен тәшкил итүен исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасының икътисадый, экологик (углеводородлар чыгаруның тау-геология шартларын исәпкә алып, нефть ятмаларыннан озак вакытлар файдалану нәтиҗәсендә), мәдәни һәм башка үзенчәлекләренә бәйле мәсьәләләрне уртак хәл итүне күздә тота торган килешүләр төзиләр. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы әлеге пунктта күрсәтелгән проблемалар буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына тиешле закон проектлары кертәләр.

3. Татарстан Республикасы чит дәүләтләрнең субъектлары һәм административ-территориаль берәмлекләре белән үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыра, шул максатлар өчен махсус төзелгән халыкара оешмалар органнары эшчәнлегендә катнаша, шулай ук халыкара, тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыру турында килешүләр төзи һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп, чит дәүләтләрнең дәүләт хакимияте органнары белән шундый багланышларны гамәлгә ашыра.

4. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Хөкүмәте белән килештереп, ватандашларына көнкүреш үзенчәлекләрен саклап калуда, милли мәдәниятне һәм телне үстерүдә дәүләт ярдәме күрсәтә һәм булышлык итә.

5. Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре дәүләт телләре булып тора, аларның статусы һәм аларны куллану тәртибе Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль закон һәм Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты вазыйфасын биләүгә федераль законда каралган тәртиптә кертелүче кандидатуралар өчен Татарстан Республикасы дәүләт телләрен белүне күздә тота торган өстәмә таләп билгеләнә. Татарстан Республикасы дәүләт телләрен белү игълан итњ тәртибендә билгеләнә.

3 статья

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы дәүләт телендә (татар телендә) өстәмә бите булган, Татарстан Республикасы дәүләт гербы сурәте тљшерелгђн шәхесне таныклаучы төп документ (Россия Федерациясе гражданының гомумграждан паспорты) алырга хокуклы.

4 статья

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты каршында тиешле вәкиллеге була.

5 статья

1. Әлеге Шартнамәнең гамәлдә булу чоры — ул үз көченә кергән көннән 10 ел.

2. Әлеге Шартнамәнең гамәлдә булуын озайту тәртибе, шулай ук аның гамәлдә булуын вакытыннан алда туктату (өзү) тәртибе һәм нигезлђре федераль закон белән билгеләнә.

6 статья

Мәскәү шәһәрендә 2007 елның 26 июнендә ике нөсхәдә, һәркайсы рус һәм татар телләрендә төзелде, ике текст та бер үк көчкә ия.

Россия Федерациясе Президенты
В.В.Путин

Татарстан Республикасы Президенты
М.Ш.Шәймиев

 

Россия Федерациясе

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәне раслау хакында

Федераль закон

Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 4 июлендә кабул ителде

Федерация Советы тарафыннан 2007 елның 11 июлендә хупланды

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы 2007 елның 26 июнендә Мәскәү шәһәрендә имза салынган Шартнамәне расларга.

Россия Федерациясе Президенты В.ПУТИН

Мәскәү, Кремль
2007 елның 24 июле
№ 199-ФЗ